Илдар Халиков ТРның Тәтеш районынңа "Родничок" балалар бакчасын ачты
2015 елның 22 августы, шимбә
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Тәтеш муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Урюм авылында "Родничок" балалар бакчасын ачуда катнашты. Аны район башлыгы Рәмис Сафиулов озатып йөрде.
Авыл кешеләре өчен заманча балалар бакчасы ачылу чын мәгънәсендә бәйрәм булды, чөнки ул РФ Дәүләт флагы көнендә, Татарстан Республикасы суверенитетының 25 еллыгы алдыннан һәм Тәтеш районы оешуга 85 ел тулган елда булды.
"Әлбәттә, мондый объект пәйда булуга ата-аналар, әби-бабайлар сөенә, алар авыл үзәгендә балалар бакчасы гына түгел, ә матур сарай алды. Татарстан авылларында андый сарайларның саны артканнан арта бара. Өстәвенә, балалар бакчалары гына түгел, авыл клублары, фельдшер-акушерлык пунктлары, ветеринар пунктлар һәм башкалар. Юллар төзелә, озак еллар буе кытлык булган объектлар пәйда була. Бу Рөстәм Миңнехановның сәясәте, аның мөнәсәбәте, Татарстанның авыллар белән яшәвен аңлавы, чөнки нәкъ менә биредә республика халыкларының үзенчәлекле мәдәнияте, телләре һәм безнең иң төп кыйммәтләр саналган башкалар саклана", - дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры.
"Бөртеклеләрне җыю тәмамлана. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең барысына да рәхмәт. Район яхшы дәрәҗәдә. Барлык эшләрне дә вакытында тәмамлавыгызны телим", - дип өстәде ул.
Бинаның символик ачкычын алып, "Родничок" балалар бакчасы мөдире Галина Кильганова Татарстан җитәкчеләре, төзүчеләр һәм авыл халкына рәхмәт сүзләрен җиткерде.
"Без бу бакчаны 11 ел көттек", - диде ул.
Балалар бакчасында 25 төрле яшьтәге балага исәпләнгән бер төркем эшләячәк. Бинада музыка һәм физкультура заллары урнашкан универсаль зал, методик, медицина һәм процедура кабинетлары, ашханә, кер юу урыны бар. Аның территориясендә спорт-уен мәйданчыгы урнашкан.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Сетевая компания» АҖ Директорлар советы утырышы узды.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында 2025 ел нәтиҗәләре буенча «Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсының конкурс комиссиясе утырышы узды. Чараны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.