Илдар Халиков Чүпрәледә “Талантлар планетасы” балалар иҗаты йортын ачты

2015 елның 22 августы, шимбә
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Татарстанның Чүпрәле районындагы эшлекле очрашу барышында “Талантлар планетасы” балалар иҗаты йортын ачуда катнашты.

Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриков үзенең сәламләү сүзендә ТР Премьер-министры Илдар Халиковка һәм ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановка районда социаль әһәмиятле объектлар ачкан өчен рәхмәт белдерде.
“Бүген районда зур бәйрәм. Бу учреждение районны бөтен илгә танытачак талантлы яшь чүпрәлеләрне үстерү үзәге булсын иде. Уңышлар һәм иҗади идеяләр сезгә, балалар”, - диде Александр Шадриков.

Чүпрәлеләрне яңа Балалар иҗаты йорты ачылышы белән котлап, Илдар Халиков, балалар лаеклы кешеләр булып үссеннәр, дип теләде.
“Бу матур сарайның ачылуына бигрәк тә ата-аналар шатланадыр. Исеме дә бик матур – “Талантлар планетасы”. Бу бинада яңадан-яңа талантлар ачылуына ышанам. Аларның кем булып үсеп җитүенә караганда, илебезнең, үзләренең кече ватанарының чын патриотлары булулары бик мөһим”, - диде ТР Премьер-министры.

Символик тасманы кисү хокукы Балалар иҗаты йортында тәрбияләнүчеләргә һәм дәрәҗәле кунакларга тәкъдим ителде.

Чүпрәле районында Балалар иҗаты йорты 1967 елда нигезләнгән. Бүгенге көндә монда якынча 850 бала шөгыльләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International