Рөстәм Миңнеханов Кукмара Үзәк район хастаханәсенең ремонттан соң ачылган балалар тудыру бүлеген карады

2015 елның 24 августы, дүшәмбе

Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген республиканың Кукмара муниципаль районында ремонттан соң ачылган балалар тудыру бүлеген, фельдшер-акушерлык пунктын һәм һәм Табиблар йортын карады.

Искәртеп үтик, республика лидеры бүген Татарстанның Кукмара районына эш сәфәре кылды, аны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм ТР Кукмара районы Башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Димитриев озатып йөрде.

Кукмара Үзәк район хастаханәсенең балалар тудыру бүлеге 1998 елда төзелгән. Бүлектә ремонт эшләре агымдагы елның июлендә башланды. Бу максатларга 17,9 млн сум бүлеп бирелгән иде. 2008 елдан алып 2015 елга кадәр Кукмара Үзәк район хастаханәсе капиталь ремонтына 47,4 млн сум бүлеп бирелгән.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Кукмарада фельдшер-акушерлык пунктын һәм Табиблар йортын карады.

Табиб йорты Кукмарага Үзәк район хастаханәсендә 1939 елдан алып 1977 елга кадәр шәфкать туташы булыр эшләгән Фатыйма Хисаметдинова гаиләсе тарафыннан бүләк ителгән. Йортны табиб йорты итү инициативасын Рамил Хәбриев белдергән. Ул Кукмара районында туган, хәзерге вакытта ул - Н.А.Семашко исемендәге Россия медицина фәннәре академиясе Җәмәгатьчелек сәламәтлеге илкүләм фәнни-тикшеренүләр институты директоры. Ә Фатыйма Хисаметдинова яшәгән йорт ишегалдына фельдшер-акушерлык пункты төзелгән. ФАП ның мәйданы 62 кв метр. Табиб йортыныкы - 85 кв метр.
Соңыннын Рөстәм Миңнеханов районда яшәүчеләр белән очрашты, алар республика җитәкчелегенә сыйфатлы медицина ярдәме алу мөмкинлеге тудырганнары өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International