Рөстәм Миңнеханов Теләче районында яңа авыл клубы ачты

2015 елның 24 августы, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Теләче муниципаль районына эш сәфәре кылды. Төп максаты – урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышу. Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин һәм Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов озата йөрде.

Районга килүгә үк Рөстәм Миңнеханов Г.М Садыкованың гаилә фермасына барды. Фермер хуҗалыгы 100 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән. Объектны 2014 елда төзи башлаганнар. Эшчәнлеген башлаучы фермерларга ярдәмнең республика программасы буенча 1,5 млн. сум бүлеп бирелгән. Шулай ук КФХ җитәкчесе Гөлшат Садыйкова 20 бозауга грант алган.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы яңа ферманы карап чыкты. КФХ җитәкчесе билгеләп үткәнчә, акча эшләүнең төп рәвеше – сөт сату. Шулай ук ул Рөстәм Миңнехановка фермага асфальт юл салаганда ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. Илдус Зарипов үз чиратында хәбәр иткәнчә, районда кече һәм урта хуҗалыкларга ярдәм итүнең үз чаралары бар (сөт юнәлеше буенча токым хуҗалыкларын үстерү программасы).

Урып-җыю кампаниясе мәсьәләләре буенча Рөстәм Миңнеханов хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән фикер алышты. Илдус Зарипов сүзләренчә, бөртеклеләр барлыгы 22 мең гектарда чәчелгән. Бүгенге көнгә урып-җыю 72%ка төгәлләнгән. Уңдырышлылык 20,4 ц/га тәшкил итә. Барлыгы 31,1 мең тонна суктырылган. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, коры килгән җәй уңышка тискәре йогынты ясады, диделәр: барлыгы 10 мл. дым икән, бу нормадан 7-8 тапкыр ким.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, районда кече һәм урта эшкуарлык алга киткән. Моның буенча Теләче республикада 3 нче урында тора. «Теләче» сәнәгать паркы үсеш ала, анда бүген 8 резидент җәлеп ителгән.

Район башлыгы Рөстәм Миңнехановтан район үзәгендә яңа балалар бакчасы төзүдә ярдәм сорады: бүген 80 кеше чиратта тора икән.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Олы Кибәхуҗа авылына барды, анда яңа мәдәният йорты ачу танатанасы узды. Клуб 100 урынлык.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы авыл кешеләрен бу вакыйга белән котлады. «Һәр авылда клуб, кибет, юллар булырга тиеш, бигрәк тә эш урыннары. Башкача кешеләр авылда калмаячак», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул искәрткәнчә, кризиска карамастан, Татарстан Республикасында 30 уникаль социаль программа эшләп килә. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, алар бар да киләчәктә дә эшләячәк.

Аннары Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы яңа клубны карап чыкты, авыл кешеләре белән аралашты.

Сәфәре азагында Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәйкәленә чәчәкләр салды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International