Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Байлар Сабасында "Сабантуй" стендлы ату һәм спортинг комплексында булды.
Искәртик, "Сабантуй" ату аренасы былтыр ачылды. Комплекста ату өчен ике мәйданчык һәм спортинг өчен 8 мәйданчык бар. Комплекс заманча җиһазландырылган, куркынычсызлык таләпләре үтәлгән - биредә республика һәм региональ дәрәҗәдә ярышлар уздырып була.
Рөстәм Миңнеханов берничә мәртәбә мишень-тәлинкәләргә спорт мылтыгыннан атып карады.
Шуннан ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы ябык манежлы һәм 20 атлык абзары булган ат-спорт комплексын, спорт җиһазлары прокаты булган мәдәни-спорт аренасын карады. Шулай ук ул Сабаның яшь спортчылары белән очрашты.
Алга таба Рөстәм Миңнеханов "Лукоз Саба" ҖЧҖнең кәҗә сөте җитештерү комплексы эшчәнлеге белән танышты. Предприятие 2013 елдан эшли башлаган. Бүген анда 2800 кәҗә бар. Көн саен 2300 тонна сөт җитештерелә. Каты һәм йомшак сырлар, туңдырма, кефир, йогурт һәм башка продукция сатуга җибәрелә.
ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы көтү белән идарә итү системасы булган хайваннарны тиешле нормалар буенча саварга мөмкинлек бирә (2-3 минуттан артып китмәскә тиеш) торган сөт саву җайланмасын һәм абзарларны карады.
Комплекс ишек алдында Рөстәм Миңнеханов аграрийлар белән очрашты һәм алар белән кырларда уңыш җыю дәрәҗәсе турында сөйләште, бүгенге көндә эшләр тәмамланып килә.
Аннары ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы "Саба Лесхозы" ҖЧҖ агач эшкәртү комплексында булды. Рөстәм Миңнеханов җитештерү цехларын карады.