Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә бөек татар шагыйре Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды

2015 елның 26 августы, чәршәмбе

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә бөек татар шагыйре Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу чарасында катнашты. 

Искәртик, бу көннәрдә Россия башкаласында гадәттәге Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре тәмамлана.  Аерым алганда, Мәскәү Ветераннары советында Муса Җәлил истәлегенә багышланган тематик очрашулар узды. 

Муса Җәлилгә һәйкәл Мәскәүдә өч ел элек 2012 елда Советлар Союзы герое Муса Җәлил урамында куелды. Проект Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм Рөстәм Миңнеханов катнашында гамәлгә ашырылды.  

Муса Җәлилне искә алырга һәм һәйкәленә чәчәкләр салырга дистәләгән санда кеше килде. 

Тантаналы чара ахырында Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар, шулай ук кунаклар Космодаимиан яр буендагы Мәскәү халыкара музыка йортына юл тоттылар. Бүген анда Мәскәүдәге Татарстан Мәдәнияте көннәрен тәмамлаучы Татарстан Республикасы артистларының гала-концерты була.  



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International