Бүген «Газпром» ҖАҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Иннополис шәһәрендә һәм Иннополис университетында булды.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән бергә «Газпром» ҖАҖ башлыгы Югары Ослан районында урнашкан Иннополис шәһәренә килде.
А.С.Попов ис. технопарк кунаклар караган беренче объект булды.
Технопарк холлында Алексей Миллерга шәһәрне төзү тарихы турында сөйләделәр. Иннополис территориясендә Иннополис университеты, югары уку йортының кампусы, спорт комплексы, белгечләр өчен торак йортлар, шулай ук ике балалар бакчасы, мәктәп, медицина үзәге, янгын депосы, башка социаль объектлар төзелгән инде.
Боларның барысы хакында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, «Иннополис» махсус икътисадый зонасы» ААҖ генераль директоры Игорь Носов сөйләде. Аерым алганда, Игорь Носов «Иннополис» МИЗ резидент компанияләре өчен каралган ташламалар турында хәбәр итте.
Аннары Алексей Миллер һәм Рөстәм Миңнеханов Иннополис университетына килделәр, аның турыда югары уку йорты ректоры Александр Тормасов җентекләп сөйләде (университетның максатлары һәм бурычлары, укыту процессы, специальләшү, студентлар саны һәм башкалар).
Кунаклар уку аудиторияләрен, конференц-залны, башка урыннарны карап чыктылар.
Моннан тыш, университет холлында продукцияләре «Газпром» ААҖ эшчәнлеге өчен кызыксыну тудыра торган, Татарстанда урнашкан сәнәгать предприятиеләре күргәзмәсе оештырылган иде. Предприятиеләр белгечләре үз продукциясе һәм аны куллану өстенлекләре турында кыскача гына сөйләделәр.