Татарстан тарихында беренче Студентлар мәгариф форумында катнашучылар белән бүген Югары Ослан муниципаль районында ТР Премьер-министры Илдар Халиков очрашты.
Очрашу кысаларында форумда катнашучыларның Премьер-министрга студентлар һәм гомумән яшьләр өчен актуаль булган сорауларны бирү мөмкинлеге булды. Илдар Халиков яшьләр белән Казанда 2016 елда Студентлар язын уздыру, Студентларның хезмәт отрядларын дәүләт программаларына җәлеп итү, Җәмәгать тәртибен саклау буенча "Форпост" үзәкләрен төзү, шулай ук спорт белән шөгыльләнү өчен күп функцияле сарайлар булдыру турында фикер алышты.
Алга таба ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Урта-махсус уку йортлары директорлар советы һәм ТР Студентлар лигасы арасында үзара хезмәттәшлек турында өч яклы килешүне имзалау тантанасы булды.
Искә төшерәбез: Студентлар мәгариф форумы 2015 елның 24-29 августында Татарстанның Югары Ослан районында уза. Анда республиканың барлык районнары һәм шәһәрләреннән 1 меңләп яшьләр катнаша.