Acronis компаниясе һәм "Иннополис" МИЗ" АҖ ике яклы хезмәттәшлек итү турында Килешү имзаладылар

2015 елның 28 августы, җомга
Бүген Acronis компаниясе һәм "Иннополис" МИЗ" АҖ ике яклы хезмәттәшлек итү турында Килешү имзаладылар. Документ Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов барында "Иннополис" махсус икътисадый зонаның Күзәтү советы утырышында имзаланды. 
Килешүгә имзаларын Acronis генераль директоры Сергей Белоусов һәм "Иннополис" МИЗ" АҖ генераль директоры Игорь Носов куйдылар. 
Килешү буенча "Иннополис" МИЗ территориясендә мәгълүматларны саклау өчен болытлы системаларны тикшерү һәм булдыру үзәген ачу каралган. 
Әлеге үзәкне булдыру турындагы Килешү Acronis компаниясенең Татарстан һәм Россия базарын яулауга таба тагын бер адымы. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International