Рөстәм Миңнеханов Иннополис университетын тәмамлаучыларга: “Мин сезнең белән бергә сөенәм”

2015 елның 28 августы, җомга
Бүген Иннополис Университетында бакалавр һәм магистрларга диплом тапшыру тантанасы узды. Чарада Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Иннополис Университеты ректоры Александр Тормасов катнашты. 

“Бүген истәлекле көн – бу Иннополис Университеты бакалаврлары һәм магистрларының беренче олы чыгарылышы, - дип билгеләде Николай Никифоров. - Иннополис Университетының киләчәктә кызыклы проектлар һәм иң кыю хыяллар чынга аша торган мәйдан булуын телим. Бүгенге нәтиҗәләрегездән канәгатьбез, бүген бәйсез экспертлар эшләрегезгә бәя биреп, тулаем алганда университетның эшчәнлегенә күзәтү ясады. Университет чын мәгънәсендә үз исемен дәлилләде – бүген аның чыгарылыш белгечләре бар”. 

Министр бүген шушы тантана алдыннан махсус икътисади зонаның күзәтчелек советы үткәнен һәм анда беренче биш проект хупланганын билгеләп узды. “Сезнең өчен бу потенциаль эш урыны дигән сүз, бу компанияләр Россиядә IT өлкәсендә иң заманча эшләнмәләр булдырып, экспорт өчен дә әзерләячәк”, - дип белдерде Николай Никифоров.

“Мин сезнең белән бергә сөенәм”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов. Ул уникаль университет булдыру идеясенең үз-үзен аклаганын, бу бурычның реаль булуын ассызыклады. “Без үз алдыбызга җитди бурыч куйдык: бу университетның тышкы кыяфәте, эчтәлеге, биредә эшләүче профессорларыннан да күренә. Сайлап алу вакытында булачак студентларга да югары таләпләр куелган дип ышанам. Әлегә сез 40, киләчәктә 8 тапкыр артуыгыз көтелә, чөнки мондый белгечләргә илдә ихтыяҗ зур”, - дип билгеләп үтте Татарстан лидеры. Ул яшь белгечләргә Иннополисның үз проектларын тормышка ашыру мәйданы булуын теләде. “Бу мәйданчык белем бирү генә түгел, ә эре тикшеренү үзәге дә булыр дип уйлыйм. Мәгълүмати технологияләр – алдынгы юнәлеш, сезнең барлык башлангыч эшләрегезгә ярдәм итәрбез”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Александр Тормасов быелгы чыгарылышның икенчесе булуын шәрехләп үтте, вузның беренче белгечләре былтыр чыгарылган. 

Бүген 21 бакалавр һәм 17 магистр мәгълүмати технологияләр өлкәсендә дипломнар алды.

2015-2016 уку елында Иннополис университетында 350 бакалавр һәм магистр белем ала башлаячак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International