Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов исеменнән Екатерина Рабаяны спорттагы казанышлары белән котлады.
Бу чара Казан Кремлендә узды.
Екатерина Рабая стендка ату буенча Россия җыелма командасы әгъзасы булып тора.
Марибор (Словения) шәһәрендә Екатерина Рабая 2015 елның 26 июлендә стендка ату буенча Европа чемпионатында шәхси зачетта икенче урынны ала һәм 2016 елгы Олимпия уеннарына сайлап алуда катнашу хокукын яулый.
Екатерина Рабая – Кореядәге 2015 елгы Универсиадада команда зачетында көмеш медаль, 2015 елгы Европа чемпионатында шәхси зачетта көмеш медаль ала. 2016 елда спортчы Лонато (Италия) шәһәрендә дөнья чемпионатында катнашачак.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.