Илдар Халиков Казандагы яңа “Алтын дага” торак комплексында булды

2015 елның 28 августы, җомга
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Казанның Павлюхин урамында урнашкан “Алтын дага” торак комплексында булды. Аны ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин озата йөрде.

“Алтын дага” торак комплексы төзелеше бу айда төгәлләнде. Комплекс өч кырлы 22 катлы башнядан тора. Беренче өч катында сәүдә үзәге булдыру планлаштырыла. Монда кафе, кибетләр, банклар, аптекалар, кер юу, машиналар юу һәм шин монтажлау урыннары булачак. Шунда ук балалар бакчасы урнашкан, мәктәп төзелеше планлаштырыла. Бүгенге көнгә 334 фатирдан 40 фатир гына сатылмыйча калган. Фатирларның мәйданы 40 кв. м. дан 113 кв.м. га кадәр. Торакның бәясе кв. м. өчен 65 меңнән 70 меңгә кадәр.

Илдар Халиков “Алтын дага” торак комплексы - ул Казан халкы өчен яшәү урыны гына түгел, ә бәлки шәһәрнең матурлыгы да, дип билгеләде.

Премьер-министр инвесторларга һәм төзүчеләргә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. Төзүчеләргә Татарстан Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын тапшырды.
Ирек Фәйзуллин, үз чиратында, ведомство мактау грамоталарын тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International