Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, 2015 елның 29 августына 1,3 млн. гектардан 2,7 млн. тонна уңыш суктырылган. Республика уңдырышлылык гектарыннан 21,3 центнер тәшкил итә.
ТР авыл хуҗалыгы министры сүзләренчә, югары дәрәҗәдәге уңдырышлылылк Балтач (33,4 ц/га), Әтнә (31 ц/га), Актаныш (30,5 ц/га) һәм башка районнарда күзәтелә. Түбән дәрәҗәдәге уңдырышлылык Югары Ослан (16,1 ц/га), Бөгелмә (15,5 ц/га), Кама Тамагы (15 ц/га) районнарында.
Марат Әхмәтов киләсе ел уңышына орлыклар салуга ихтыяҗ республикада 510 тонна тәшкил итә, шул исәптән сабанга иминият фондына - 316 мең тонна, уҗымга - 141 мең тонна.
Уҗым утыртуга килгәндә, республикада бүгенге көндә 376 мең гектар утыртылган, ягъни планның 58 %.