Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәрендә капиталь ремонттан соң «Кояш нуры» яшүсмерләр клубын ачты. Аны ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөрде.
«Кояш нуры» яшүсмерләр клубы 1999 елда эшли башлаган һәм өстәмә белем үзәге булып тора. Клубта төрле секцияләр эшли: гамәли сәнгать, спорт, хореография, вокал буенча дәресләр һәм башкалар. 2014 ел азагында бинага ремонт ясарга карар кылынган. Шуңа карамастан, клуб үз эшен дәвам иткән: күрше мәктәпләр бүлмәләрен биреп торган.
Торгызу эшләре быелның февралендә башланган. 6 ай эчендә түбә алмаштырылган, фасадка ремонт ясалган, җылылык һәм су белән тәэмин итү системалары яңартылган, эчке эшләр башкарылган.
Бүген учреждение яңадан ачылды. Берьюлы монда 600 бала шөгыльләнә ала.
Рөстәм Миңнеханов клуб бүлмәләрен карап чыкты: спортзалда булды, төрле түгәрәкләр эшчәнлеге белән танышты, шулай ук клубка йөрүче яшүсмерләр һәм педагоглар белән сөйләште. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы клуб тирәсендәге территорияне төзекләндерүне уңай бәяләде. Аңа хәбәр ителгәнчә, бүген Казанда 63 шундый учреждение эшли, аларга 16 меңнән артык бала йөри.
Искәртәбез, 2014 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте Казанның 5 яшүсмерләр клубын ремонтлау өчен 38,3 млн. сум бүлеп биргән. Тагын 2,5 млн. сум җиһаз алуга киткән. Әлеге программа нигезендә агымдагы елда шулай ук «Бокс» (Фучик ур., 79а), «Эфебия» (Мәүлетов ур., 21), «Электрон» (Серов ур., 17) һәм «Старт» (Побежимов ур., 53) клублары яңартылачак.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов яңа «Чишмәле» скверында булды, сквер шул исемдәге урамда урнашкан. Ял итү зонасы бәләкәй буа янәшәсендә урнашкан, аңа импровизацияләнгән инеш агып төшә. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы объектның тематик юнәлешен уңай бәяләде һәм кешеләрне территорияне чиста тотарга өндәде.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Нокса авышлыгы урамына юнәлде, анда бүген Татарстан Республикасы көненә багышланган ишегалды бәйрәме уздырылды. Махсус сәхнәдә концерт оештырылган. Рөстәм Миңнеханов килүгә үк кешеләр белән сөйләште һәм аларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.