ТР Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда төзекләндерелгән Боратынскийлар утарын ачуда һәм утарның төп йортында "Боратынскийлар йортының кичләре һәм иртәләре" дигән яңа экспозицияне тәкъдим итүдә катнашты.
Рөстәм Миңнехановны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан мэры Илсур Метшин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм башкалар озата йөрде.
Мәртәбәле кунаклар өчен утарның төр йорты буенча экскурсия үткәрелде һәм төп экспонатлар күрсәтелде.
Е.А.Боратынский музее - ТР Милли музее филиалы өлкән фәнни хезмәткәре Елена Скворцова сөйләгәнчә, Боратынскийлар йорты дүрт ел элек төзекләндерелә башлаган, әлеге дәвердә бик күп эш башкарылган.
"Бу йортка 200 елдан артык, ул ул безнең тарихның өч гасыры шаһиты. Төзекләндерү эшләрен нигезне ныгытудан башладылар, диварларны чистарттылар, нәрсәне саклап калып булуны карадылар. Хәзер без йортны классицизм чорында төзелгән рәвештә күрәбез", - диде ул.
Әйтергә кирәк, төп йортны реставрацияләгән вакытта 80 проценттан артык агач конструкцияләрне, колонналар һәм Боратынскийлар нәселенең гербы сурәтләнгән уникаль лепниналарны, Ак бал залын саклап кала алганнар.
Музейның өлкән фәнни хезмәткәре сүзләренчә, эшләрне башкарган вакытта Боратынскийларның ваннасы табылган. "Кечкенә бүлмәдәге идәнне күтәргәч, торбалар - Казанның беренче суүткәргечләрен күрдек. Ванна үзенчәлекле, ул идәндә урнашкан. Андый ваннаның тиңдәшен мин Санкт-Петербургтагы Юсуповлар сараенда гына күрдем", - дип ассызыклады ул.
Боратынскийлар утары буенча киләчәккә планнар турында сөйләгәндә, Елена Скворцова төзекләндерү эшләре алга таба да дәвам иттереләчәк, дип билгеләп үтте. "Хәзер бездә флигель һәм төп йорт бар. Әмма төп йортта хезмәтчеләр өчен кечкенә генә янкорма булган. Без шунда үзебезнең фондларны урнаштырырга теләр идек. Тагын кунаклар өчен флигель дә булган. Әлегә бездә бер "канатлы" утар, ә теләсә нинди дворян утары ике "канатлы" булырга тиеш", - диде фәнни хезмәткәр.
Боратынскийлар утарында мәдәни-агарту чаралары үткәрү ниятләнә. Туристлар һәм Казан кунаклары бирегә экскурсиягә килә ала.