Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең дәүләт бүләкләре тапшырды. Тантана Казан Кремленең кабул итүләр залында узды. Барлыгы 50 бүләк тапшырлды. Кереш сүзендә Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләренең Татарстанның төп бәйрәме көнендә – Республика көнендә тапшырылуын күренекле вакыйга дип атады.
"25 ел эчендә Татарстанның яңа дәүләтчелегендә олы юл үтелде, казанышларыбыз байтак. Бүген без - яңа социаль йөзле, яңа традицияләргә ия булган алдынгы җәмгыять. Республикабызның киләчәге, перспективасы социаль һәм сәяси тотрыклылыкта, милләтара һәм конфессияара татулыкка, икътисади потенциалга, татарстанлыларның фидакарь хезмәтенә нигезләнә. Хезмәт алдынгыларын бүләкләү республиканың изге традициясе булып тора. Эшчеләр, авыл хезмәтчәннәре, интеллектуаль сектор вәкилләре - барлык хезмәткәрләр республикабыз үсешенә лаеклы өлеш кертә", - дип ассызыклады Татарстан лидеры. Ул дәүләтнең гомуми бурычы хезмәт кешесенең абруен күтәрү булуына басым ясап, үсеп килүче буынны да шушы рухта тәрбияләү зарур булуын билгеләде.
"Бүгенге шартларда һөнәри әзерлеккә һәм кешеләр белән эшчәнлеккә яңа таләпләр куела. Иң яхшы җитәкчеләрнең бүген безнең белән залда булуы сөендерә", - диде ТР лидеры.
Р.Миңнеханов көндәлек намуслы, фидакарь хезмәте белән республика данын күтәргән хезмәткәрләргә рәхмәтен җиткереп, бүләкләнүчеләрне бәйрәм һәм лаеклы бүләкләр белән тәбрикләде, ныклы сәламәтлек, зур уңышлар, иминлек теләде.
Алга таба бүләкләү тантанасы башланды. Дуслык Орденына "КАМАЗ-Автоспорт" коммерцияле булмаган партнерлык вәкилләре - техник директор Владимир Губа, шулай ук йөртүче-сынаучылар Андрей Каргинов һәм Андрей Мокеев лаек булды. Шушы ук оешманың йөртүче-сынаучысы Владимир Рыбаков һәм автомобильләрне ремонтлау буенча слесаре Игорь Девяткин II дәрәҗә "Ватан алдындагы казанышлары өчен" орден медале белән бүләкләнде.
Тантанада, Россия һәм Татарстанның мактаулы исемнәреннән тыш, шулай ук, беренче тапкыр "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен" орден медале тапшырылды. Бу бүләккә ТР Язучылар берлеге әгъзасы, язучы Мәдинә Маликовага, Республика клиник онкологик диспансерының эндоскопия бүлеге мөдире - табиб-эндоскопист Владимир Муравьев, "Просто Молоко" компаниясе генераль директоры Марат Моратов, "Серго исемендәге завод" җитештерү берләшмәсе генераль директоры Радик Хәсәнов, "Ак Барс Буа" ширкәтенең 2 нче филиалында бозау караучы булып эшләүче Роза Хөсәенова лаек булды.
РФ Дәүләт Думасының физик тәрбия, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Марат Бариев ТРның атказанган яшьләр сәясәте хезмәткәре исеменә лаек булды. Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинга Россия Федерациясе Президентының мактау грамотасы тапшырылды. Шагыйрь сүз алып: "Бүләк алу, әлбәттә, күңелле, минем тыйнак хезмәтләремә бәя биргән өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт әйтәсем килә. Дөресен генә әйткәндә, Россия алдында ул кадәр зур хезмәтләрем юктыр, ләкин мин гомерем буе каләмем, депутатлык мандаты белән үземнең туган халкыма, туган республикабызга хезмәт иттем. Нәкъ менә бүген Президентыбыз кулларыннан шушы бүләкне алу минем өчен бик кадерле, чөнки чирек гасыр элек шушы көнне Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә Татарстанның мөстәкыйльлеге турында декларация кабул иттек. Форсаттан файдаланып, декларацияне кабул иткәндә керткән кечкенә өлешемне билгеләп үтәсем килә: мин Югары Советның президиум әгъзасы, Татарстанның халык депутаты, декларация проектын әзерләүдә комиссия әгъзасы буларак, шушы эштә кайнаган, сессиядә чыгыш ясаган кеше, - дип билгеләп узды Роберт Миңнуллин. Чыгышының азагында ул Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп: Сезне Президент итеп күрү бик куанычлы. Сезгә президентлык дәрәҗәсе бик килешә", - диде.
Татарстан лидеры аның сүзенә җавап итеп: "Хезмәтегез Татарстан өчен генә түгел, бөтен Россия өчен. Татарстанда татарларның 30 проценты гына яши, калганнары- Россия төбәкләрендә, чит илләрдә. Сезгә башкарган эшләрегез өчен бик зур рәхмәт, бу тырышып эшләп алынган бүләк", - диде.
Тантана истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.