Бүген "Казан Кремле" музей-тыюлыгында Татарстан Республикасы һәм татар халкы дәүләтчелеге тарихы музееның яңартылган экспозициясе ачылды. Яңа экспозицияләр белән беренче булып Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов танышып чыкты. Аны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин озата йөрде. Музей буенча экскурсияне "Казан Кремле" музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов уздырды.
Яңа экспозицияләр ТАССРның 95 еллыгына, Татарстанның 25 еллыгына багышлап ачылган. Музей экспозицияләре татар халкы дәүләтчелеге традицияләренә нигез салынуның төп этапларыннан гыйбарәт. Экспозицияләрдә төрки-татар дәүләтчелегеннән, һуннардан алып Идел буендагы урта гасыр дәүләтләре яшәгән чорлар чагылыш таба. XX гасырда яңа тарих чорына аерым бүлек багышлана. Экспозицияләрне яңарту юнәлешендә башкарылган эш нәтиҗәсендә, музейда кайбер бүлекләр яңа яктан тәкъдим ителә, интерактив материаллар да шактый күп. Экспозицияләрне карап, Монгол империясенә, Алтын Урдага, Алтын Урдадан соң барлыкка килгән дәүләтләргә нигез салыну процесслары белән танышырга мөмкин. Музейның мини-кинозалы да бар, анда XX гасырның сирәк архив кадрларын күрергә була.
Рөстәм Миңнеханов музейда башкарылган эшләрдән канәгать калды һәм музейда экскурсоводлар эшен оештырырга йөкләмә бирде. Аның әйтүенчә, музейда татар халкының тарихы турында җентекләп сөйли алырлык, килүчеләрнең сорауларына җавап бирерлек белгеч булырга тиеш.