Рөстәм Миңнеханов: Күп күрсәткечләр буенча алдынгы регион булып калу өчен Татарстан Республикасында бөтен нәрсәләр дә эшләнә

2015 елның 30 августы, якшәмбе

Бүген күп күрсәткечләр буенча алдынгы регион булып калу өчен Татарстан Республикасында бөтен нәрсәләр дә эшләнә, күп башлангычларда безгә Россия Президенты Владимир Путин ярдәм күрсәтә, иң катлаулы бурычларны үтәүне безгә ышаналар.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Республика көнен бәйрәм итү уңаеннан «Корстон» КСКК да (Казан) уздырылган кабул итү мәҗлесендә хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы исеменнән кабул итү мәҗлесенә республика һәм федераль структуралар вәкилләре, депутат корпусы вәкилләре, Татарстан Республикасының иң югары дәүләт бүләге – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены ияләре, хезмәт ветераннары, эшче һөнәрләре вәкилләре – механизаторлар, фермерлар, шулай ук табиблар, педагоглар, инженерлар, барлыгы 650дән артык кеше чакырылган иде.

Республика көне уңаеннан кабул итү мәҗлесе кунаклары арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасының эре конфессияләре башлыклары бар иде.

Тантана фильм күрсәтү белән башланып китте, фильмда республиканың төп казанышлары – икътисадны үстерүдәге, гражданнарның тормыш дәрәҗәсен яхшыртудагы, инвестицион проектларны гамәлгә ашырудагы адымнары һәм башкалар турында сүз бара.

Кунакларны сәламләп, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бүген без төп бәйрәмне – Республика көнен билгеләп үтәбез. Татарстан яңа дәүләтчелегенең 25 елы эчендә зур юл узган, диде ул, һәм без әле генә караган фильм республиканың ничек яхшы якка үзгәрүен, кешеләребезнең ничек үзгәрүен күрсәтә.

«Без үткән гасырның 90 нчы елларны да, 2000 нче елларны да, бүген республикада булдырылганнарны да хәтерлибез – бу барыбызның да хезмәте, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Без авыр заманнарны да җиңеп чыктык. Бүген күп күрсәткечләр буенча алдынгы регион булып калу өчен Татарстан Республикасында бөтен нәрсәләр дә эшләнә, күп башлангычларда безгә Россия Президенты Владимир Путин ярдәм күрсәтә, иң катлаулы бурычларны үтәүне безгә ышаналар. Иң мөһиме, бүген – безнең кешеләр, безнең кеше капиталы!»

Рөстәм Миңнеханов барысына да Татарстан Республикасы икътисадын үстерүгә һәм бөтен илебез үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

Татарстанның планкасы югары, дип белдерде ул, һәм эшлисе эшләребез дә күп, һәм, әлбәттә инде, үзебезнең җитешмәгән якларыбызны беләбез. Әмма бүген без эре халыкара спорт ярышларын – җәйге Универсиада 2013не, Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын уздыру буенча шактый тәҗрибә тупладык, бу безнең сәнәгать комплексларыбыз – «Түбән Кама нефть химиясе», «ТАИФ-НК», «ТАНЕКО», бу безнең бөтендөнья компанияләре белән хезмәттәшлек итүче «КАМАЗ» һәм «Форд – Соллерс» мәйданчыгы, «Алабуга» махсус икътисадый зонасы.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстанның төп казанышы – кеше потенциалын һәм алдагы буыннар корган базаны саклап калу.

Республика көне уңаеннан Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының төп конфессияләре җитәкчеләренә аерым рәхмәт белдерде. Сез республикада тынычлык һәм татулыкны саклап калырга ярдәм итәсез, диде ул, киләчәктә дә Татарстан алга китсен өчен шулай булсын иде!

Тантана Татарстан Республикасы сәнгать осталары чыгышлары, бию номерлары, татар һәм рус телләрендә популяр җырлар башкару белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International