Рөстәм Миңнеханов Kazan City Racing - 2015 автотамашасында булды

2015 елның 30 августы, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Kazan City Racing - 2015 автотамашасында булды. Күңелле чара Казан Кремле янында Меңеллык мәйданы буенда үткәрелгән махсус трассада узды. Рөстәм Миңнехановны ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре озата йөрде. 

Искәртик, Kazan City Racingҗеренче мәртәбә 2014 елда үткәрелде. Быел әлеге чара Республика көнен бәйрәм итү кысаларында узды. 

Рөстәм Миңнеханов Россия күренекле дрифтерларының күрсәтмә чыгышларын карады. Тамашачылар алдында "Ле-Ман сәгате" тәүлек буе үткәрелә торган марафонда LMP1 югары дәрәҗәсендә катнашкан  Марк Шульжицкий чыгыш ясады. Nissan Nismo пилотының Nissan GT-R суперкарында чыгышы иң кызыклы булды. 

Чараның көтеп алынган төп чыгышы Формулы 1 Infiniti Red Bull Racing командасы йөртүчесе Даниил Квят күрсәтмә чыгышы булды. Спортчы болидта берничә мәртәбә әйләнеп чыкты, шунна күп санлы кунакларны сәламләде. 

Татарстанның "Камаз-Мастер" командасы да трюкларын күрсәттеләр. Күрсәтмә дрифттан башка спортчылар 9 тонналы авыр йөк машинасын трамплиннан сикерттеләр: автомобиль 20 метрга "очты". 

Аннары Рөстәм Миңнеханов "Камаз-Мастер" командасы боксында булды. Спортчылар Казанга өч автомобильне китерделәр, аларның икесе "Дакар" раллиенда җиңгән. Моннан тыш, газ ягулыклы двигательле авыр йөк машинасын да күрсәттеләр. 

Шулай ук ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Горький автозаводының "ГАЗ Рейд Спорт" командасы, RWT-Motorsport шоссе-боҗра узышы буенча Россия командасы һәм Формулы 1 Infiniti Red Bull Racing "абзарын"да булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International