Татарстан Республикасында "Катализ: казылмаларны һәм торгызыла торган ресурсларны баланслы файдалану" ЕВРОПАКАТ-2015 катализ буенча XII Европа конгрессы белгечләре тәҗрибәсен һәм эшләнмәләрен өйрәнергә һәм кулланырга әзерләр. Бу хакта конгрессның тантаналы ачылуында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белдерде. Чара "Пирамида" КККда бүген узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, форумда 60тан артык ил вәкилләре катнаша. Ул барысына да Казанда эшләре уңышлы булуын һәм күңелле вакыт үткәрүләрен теләде.
Шулай ук кыскача Россиянең нефть эшкәртү һәм нефть химиясе үзәге буларак Татарстан турында, һәм регионда махсуслаштырылган мәгариф һәм фәнни-тикшеренү үзәкләре булуы турында сөйләде.
"Без туры элемтәләрне көйләргә, сезнең тәҗрибәгезне өйрәнергә һәм кулланырга тырышачакбыз", - диде Рөстәм Миңнеханов.
ЕВРОПАКАТ-2015 катализ буенча XII Европа конгрессы ачылуы кысаларында Казан федераль университеты (КФУ) һәм Казан милли тикшеренү технологик университет Haldor Topsoe A/S («Топсе») компаниясе белән хезмәттәшлек итү турында меморандумнар имзаладылар.
ТР Президенты вазыйфаларын вактылыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов барында КФУ ректоры Илшат Гафуров, КМТТУ ректоры Герман Дьяконов һәм "Топсе" компаниясенең башкарма вице-президенты Йеспер Нерлов имзаларын куйды.