Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Иранның Казандагы Генераль консулы Рәсүл Багернежад Шаян белән очрашты. Очрашу "Казан" халыкара ат-спорт комлпексының сөйләшүләр алып бару залында үтте. Генераль консулны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасында берничә кат булганы, ә Иран хезмәттәшләренең Казада булганнары турында искәртте.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, дипломат эше күчеп йөрүне һәм яңа вазыйфаларга билгеләнүгә әзер булуны күз алдында тота. Ул Рәсүл Багернежад Шаян әфәндегә Генераль консул урынындагы эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде. Без сезнең эшегездән бик тә кәнәгать, диде ул Шаянга мөрәҗәгать итеп, һәм Татарстан сезне яхшы сүз белән генә искә төшерәчәк.