Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Республика көне уңаеннан оештырылган тантаналарда катнашы, ул Kazan-Arena стадионы янындагы төп концерт мәйданчыкларының берсендә булды. Сәхнә каршындагы мәйданда аның котлавын Казанның меңләгән кешесе һәм кунагы ишетте.
"Сезне иң төп бәйрәмнәребезнең берсе - Республика көне белән котлыйм. Без башкалабыз һәм бөтен республиканың ничек үзгәрүен күрәбез. Биредә зур күләмле чаралар үткәрелә - күптән түгел генә спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты тәмамланды, яңа объектлар төзелә. Хәзер бөтен республикада Парклар һәм скверлар елы бара - бу безнең яшәү мохитыбыз бит", - диде ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы.
"Безнең киләчәккә планнар зур һәм без сезгә таянабыз. Бәйрәмегез күңелле үтсен", - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов бәйрәмгә җыелучыларга мөрәҗәгать итеп.
Kazan-Arena янында узучы концертта бөтен республикадан иҗат коллективлары, шулай ук Россия эстрадасы йолдызлары: җырчы Юрий Антонов һәм «А-Cтудио» төркеме катнаша.