Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск психоневрология интернаты эшчәнлеге белән танышты

2015 елның 31 августы, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск районына эш сәфәре кысаларында Зеленодольск психоневрология интернатының эшчәнлеге белән танышты. Аны Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Зеленодольск муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин һәм башкалар озата йөрде.

Учреждение 2006 елда ачылган. Бүген монда 540 пациент бар, эшче персонал - 204 кеше (табиблар һәм педагоглар). Интернатта зур реабилитация эше алып барыла. Реабилитация барышында медикаментоз терапия, дәвалау физкультурасы, индивидуаль һәм төркем психотерапиясе, социаль реабилитация технологияләре, хезмәт терапиясе кулланыла.

Рөстәм Миңнеханов торак һәм дәвалау бүлмәләрен карап чыкты. Интернатта 3 торак корпус урнашкан. Барысы 111 бүлмә бар. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы тегү һәм балта эшләре остаханәләрен карады.

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, пациентларга хезмәт күрсәтү өчен стоматология, процедура, физиотерапия кабинетлары, чәчтарашханә, 150 урынлык актлар залы, китапханә, тренажер залы һәм башкалар бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International