Рөстәм Миңнеханов Казанда «Салават күпере» торак комплексында булды

2015 елның 31 августы, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казанда «Салават күпере» торак комплексында булды.

Рөстәм Миңнехановны Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.

Торак комплексының төзелеш мәйданчыгында Рөстәм Миңнеханов өчен кыскача презентация уздырдылар, шул чакта торак комплексы кварталлары турында, торак фонды күләме турында, торакны гамәлгә кертү сроклары турында сөйләделәр.

Ел азагына кадәр кайбер йортларны файдалануга тапшыру күз алдында тотыла, бүгенге көнгә төзелеш тәмамлану стадиясендә, дип хәбәр иттеләр Рөстәм Миңнехановка төзелеш алып баручы компанияләр вәкилләре. Торак комплекста шулай ук социаль инфраструктура объектлары – балалар бакчалары һәм гомуми белем мәктәпләре төзелә.

Рөстәм Миңнехановка инженер челтәрләрен тоташтыруның барышы турында сөйләделәр.

Комплекс йортларының берсендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы һәм аны озата йөрүче затлар эчке эшләр тәмамланган бер фатирны карап чыктылар.

Искәртәбез, «Салават күпере» торак комплексы – эконом-класс рәвешендәге зур торак проекты, ул Казанның Киров районында төзелә, мәйданы 360 га. Торак комплексы «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциячел булмаган оешмасы механизмнары аша алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International