Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Зеленодольск шәһәрендә капремонттан соң бала табу йортын карап чыкты

2015 елның 31 августы, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск шәһәрендә капремонттан соң бала табу йортын карап чыкты. Аны Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Зеленодольск муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин һәм башкалар озата йөрде.

Зеленодольск шәһәрендә балалар табу йорты 1950 елда төзелгән. Әлеге медучреждение Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Перинаталь үзәге планлы һәм планнан тыш ябылу очрагына резерв медицина учреждениесе булып тора, анда Татарстан Республикасының Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Кайбыч, Апас, Тәтеш һәм Кама Тамагы районнары өчен хезмәт күрсәтелергә мөмкин. Моннан тыш, Марий-Эл һәм Чувашия республикалары хатын-кызларына акушер-гинекология ярдәме күрсәтелә.

Ике ел элек планировканың хәзерге заман таләпләренә туры килмәве аркасында бала табу йортына масштаблы реконструкция ясау турында карар кабул ителде. Монда барлыгы 178 млн. сум тотылган.

Зеленодольск районына эш сәфәре кысаларында бүген Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонт нәтиҗәләре белән танышты. Хәзер учреждениедә 6 индивидуаль бала табу заллары, яңа туган балалар өчен 7 реанимацион ятак, 20 ятаклык гинекология бүлекчәсе һәм башкалар бар. Бүген монда 3 мең йөкле хатын-кызны кабул итәргә мөмкин.

Бинаны карау барышында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы медицина персоналы белән аралашты. Бүген балалар табу йортында 135 кеше эшли: 10 акушер-гинеколог, 2 врач-неонатолог, 2 анестезиолог-реаниматолог, 70 урта медперсонал (акушеркалар, процедура шәфкать туташлары, операция шәфкать туташлары, УЗИ шәфкать туташы, ЦСО шәфкать туташы ), 44 кече медицина персоналы. Рөстәм Миңнеханов яңа эш шартлары белән кызыксынды, шулай ук медучреждение җитәкчелегенең хезмәткәрләре каршындагы социаль йөкләмәләрне үтәве турында сорашты.

Ахырда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы күптән түгел балалары туган яшь гаилә белән очрашты. Ул аларны бу мөһим вакыйга белән котлады һәм балага нык сәламәтлек теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International