Республика көне - 30 август уңаеннан Татарстан Республикасы җитәкчелеге һәм шәхсән Рөстәм Миңнеханов исеменә күп санда котлау телеграммалары килде.
Республика көне белән котлауны РФ Федераль Җыелышының Федераль Советы рәисе Валентина Матвиенко юллады.
"Республика халкын Татарстан Республикасы барлыкка килүгә 95 ел тулу көне белән чын йөрәктән котлыйм, - диелгән телеграммада. - Сезнең үзенчәлекле төбәк үзенең мәдәниятләр төрлелеге белән һәрвакытта да кадерләп саклаган борынгы тарихка һәм бай гореф-гадәтләргә ия. Сез чыннан да бөек үткәнегез һәм күренекле чынбарлыгыгыз белән горурлана аласыз. Узган еллар төбәк өчен уңай үзгәрешләр һәм яңа казанышлар чоры булды. Татарстан халкына республиканың аякка басу чорында авырлыклар кичерергә туры килде, ләкин максатчанлык һәм туган якка мәхәббәт икътисадны яңа үрләргә күтәрергә ярдәм итте. Ышанам ки, республиканың күп милләтле халкы тырышлыгы һәм сәләте белән алга таба да Татарстанның чәчәк атуына, Россия дәүләтчелеге ныгуга ярдәм итәчәк ".
"Татарстан Республикасы Россия Федерациясенең демократик җәмгыять буларак үсеше нигезләренең берсе булып тора, һәм республика халкы үзенең чыннан да интелектуаль һәм рухи дәрәҗәсе югары икәнен раслый, - диелгән Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов телеграммасында. - Республикада социаль юнәлештәге күп санлы программалар гамәлгә ашырыла, алар республикага Россиянең Идел буе өлешендә яшәү шартлары буенча иң уңайларның берсенә әверелдерергә ярдәм иттеләр. Россия спорты үсеше республиканың югары дәрәҗәдә үсткәрелгән бөтендөнья Универсиадасын һәм су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын уздыруда актив урын алганына турыдан-туры бәйле. Ышанам ки, Татарстан Республикасы, борынгы мәдәният һәм тарихы була торып, гасырлардан килгән гореф-гадәтләренә нигезләнеп, алга таба да ныгый барачак. Чәчәк атыгыз һәм сәламәтлек сезгә!"
РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич та котлау телеграммасы җибәрде. "Россия регионнарының зур гаиләсендә Татарстан үзенчәлекле урында тора, - диелгән телеграммада. - Республикада алдынгы идеяләр, технологияләр алга этәрелә, чын мәгънәсендә дөнья дәрәҗәсендәге гаять зур проектлар, мөһим социаль программалар гамәлгә ашырыла, милли-мәдәни гореф-гадәтләр кадерләп саклана".
"Татарстан Республикасы дәүләтчелегенә 25 ел тулу уңаеннан ихлас күңелдән котлауларны кабул итегез, - диелгән Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев исеменнән килгән телеграммада. - Татарстанның бик зур потенциалы бар һәм Россиянең динамик рәвештә үсеп килүче регионнарының берсе булып тора. Без Татарстанның иҗтимагый-сәяси, икътисадый һәм фәнни-мәдәни тормышта уңыш һәм казанышларын югары бәялибез. Безнең халыкларны электән һәрчак кадерләп сакланган һәм буыннан буынга күчкән дуслык бәйли. Ышанам ки, безнең хезмәттәшлек, Казахстан һәм Россия партнерлыгын ныгытуга ярдәм итеп, алга таба тирәнәя барачак. Тугандаш Татарстан халкына уңышлар, тынычлык һәм чәчәк атуын телим".
Республика көне уңаеннан Татарстан Республикасы җитәкчелеге исеменә федераль хакимият органнары, чит илләр лидерлары, чит ил сәяси эшлеклеләре, Россиянең эшкуарлык даирәләре вәкилләре, эре сәнәгать предприятиеләре диреторлары, шулай ук иҗтимагый оешмалар һәм аерым гражданнардан килде.