Күп функцияле үзәк гыйнварда төзелә башлады. Бу яңа бинаны салуга республика бюджетыннан 9 млн 459 мең сум бүлеп бирелгән, район бюджетыннан якынча 600 мең сумга кирәк-яраклар алынган. Бүген ачылган яңа күп функцияле үзәк районда республика Президент программасы буенча төзелгән дүртенче бина булып санала. "Күп функцияле үзәк ачу - авылда яшәүчеләр өчен генә түгел, ә бөтен район өчен шатлыклы вакыйга, - диде Фәрит Хөснуллин. - Быел районда 25 төрле объект төзелә, күбесе ачылды инде".
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, республика Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов исеменнән, күп функцияле үзәк ачылышы һәм Республика көне уңаеннан иң изге теләкләрен белдерде.
"Яңа бина өчен матур урын да сайланган, сыйфатлы итеп төзелгән дә, - дип билгеләп үтте Илдар Халиков. - Бу мәдәният йорты чын сәнгать бишеге булсын һәм яшь буынга мәдәни кыйммәтләрне түкми-чәчми җиткерсен. Август ахырында бөтен республика буенча мәктәпләр, балалар бакчалары, ФАПлар, күп функцияле үзәкләр ачылды. Болар барысы да халыкның телен һәм мәдәниятен саклау өчен эшләнелә. Республикадагы үзгәрешләрне үзегез күрәсез. Фермалар да төзелә, яңа эш урыннары булдырыла".
Илдар Халиков төзүчеләргә рәхмәт белдерде һәм мәдәният йорты директоры Юрий Антоновка җиһазлар алу өчен 100 мең сумга сертификат тапшырды. Мәдәният йортында кунакларга "Иганя" керәшен халык ансамбле концерт программасы тәкъдим ителде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.