Бүген Зәй муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Зәйдә "Энергия" стадионында булды. Ул стадионны төзекләндерү эшләре белән танышты, эшләрелның сентябрь аенда башланган һәм график буенча дәвам итәләр.
Әлеге эшләргә акча республика бюджетыннан бүлеп бирелде, барлыгы төзекләндерүгә 26, 964 млн. сум юнәлтелде.
Эшләрне тәмамлар өчен тышкы яктыртуны куярга, йөгерү өчен заманча юл һәм җиңел атлетика секторларын ясарга, махсус җиһазлар сатып алырга, тамашачылар трибуналарын ремонтларга, автопарковка оештырырга һәм башка эшләр башкарырга кирәк.Рөстәм Миңнеханов стадионның җиңел атлетика секторын һәм йөгерү өчен юлларны ясауга акча бүлеп бирүне йөкләде.