ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Зеленодольскта муниципаль район активы белән очрашты. Аерым алганда, очрашуда ул районда яшәүчеләрне авария хәлендәге торактан күчерү пробелмасының актуальлегенә игътибарны юнәлтте.
Зеленодольск районы башлыгы Александр Тыгин районның уңышлары һәм социаль-икътисадый үсеше турындагы доклад белән чыгыш ясады. Ул чыгышында, Татарстанда Алабугада һәм Иннополиста махсус икътисадый зоналар эшли, Зеленодольск өченче МИЗ булу хокукына дәгъва белдерә, диде. "Хәзер Икътисад министрлыгы белән бергә төзелә торган Зөя мультимодаль үзәк тирәсендә махсус зона булдыруга заявка әзерләнә. Бу мәйданчык беренче инвесторларны кызыксындырды инде, - диде А.Тыгин. - Зеленодольск моношәһәре алдынгы социаль-икътисадый үсешкә ирешүче территория статусына заявка бирде. Бу статус резидентларга салым ташламалары бирәчәк. Аерма шунда ки, алдынгы социаль-икътисадый үсешкә ирешүче территория иске сәнәгать предприятиеләренә яңа старт бирә, ә ирекле зона - ачык кырда яңа производстволарга. Әгәр федераль үзәк безнең Президент инициативаларын хупласа, район яңа сыйфатта инвестицион җәлеп итүчәнлеккә ирешәчәк". Докладчы сүзләренә караганда, районның көндәшлек өстенлекләре сәнәгать, агросәнәгать комплексы һәм логистика мөмкинлекләре.
Район башлыгы белдергәнчә, Зеленодольскта предприятиеләр модернизация уза, авыл хуҗалыгы тармагы үсеш ала. Мәгариф системасына килгәндә, соңгы биш елда районда 7 балалар бакчасы төзелгән һәм реконструкцияләнгән. Моннан тыш, соңгы өч елда 18 мәктәптә ремонт үткәрелгән, дип сөйләде Тыгин. "Быел бездә 1770 бала беренче сыйныфка бара", - дип өстәде.
Ул шулай ук торак төзелешенә игътибарны юнәлтте. Ел саен районда 130 мең кв метр торак тапшырыла, шул исәптә - хосусый торак. 10 елда социаль ипотека буенча 3 меңнән артык фатир тапшырылган, дип белдерде Тыгин. "Капремонт программасы буенча 1 млрд 820 млн сумга 414 йорт ремонтланган", - дип өстәде ул.
ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, районда алып барыла торган эшләргә уңай бәя бирде һәм игътибар үзәгенә алынырга тиешле мәсьәләләрне, үсеш юнәлешләрен белдерде. "Сездә авария хәлендәге тораклар бик күп, бу катлаулы мәсьәлә төгәл эш алып баруны сорый. Аны хәл итү өчен без 2900 фатир әзерләргә тиеш", - диде ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
Ул шулай ук эш урыннары булдыра торган кече һәм урта бизнесның мөһимлеген дә билгеләп үтте.
"Мин райондагы уңай үзгәрешләрне, район җитәкчесенең актив позициясен күрәм. Авария хәлендәге торак мәсьәләсен хәл итү чарасын табарга кирәк, ә калган программалар буенча эш бара. Иң мөһиме - хакимият белән бизнесның конструктив мөнәсәбәтләре, бу бик мөһим, чөнки без бизнесны үстермәсәк һәм аңа ярдәм итмәсәк, эш урыннары да, инвесторлар да булмаячак. Бу мәсьәлә буенча сездә барысы да тәртиптә", - дип тәмамлады чыгышын ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.