Рөстәм Миңнеханов Зәйдә ресурс үзәге ачылуда катнашты

2015 елның 31 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Зәй муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Зәй политехника көллияте базасында энергетика өлкәсендә ресурс үзәк ачыу тантанасында катнашты. 

Биредә энергетика өлкәсендә белгечләр әзерләү буенча белем бирү үзәге булдырылган. Зәй политехника көллияте территориясендә барлык кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән ике уку-тренировка полигоны урнашкан. 

Әлеге ресурс үзәге - республикада беренче һәм әлегә бердәнбер.

ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы тантанада катнашучыларны сәламләп искәрткәнчә, 2019 елда Казан шәһәре һөнәри осталык буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионатын кабул итә. Аның сүзләренә караганда, бүген эшче һөнәрләренә аеруча игътибарлы булу мөһим.

"Бүген технологияләр бик тиз үзгәрә һәм ресурс үзәге укыту үзәге генә түгел, ә яңадан әзерләү өчен дә яраклы булырга тиеш. Быел без 9 ресурс үзәген тапшырабыз, 2014 елда биш ресурс үзәге тапшырдык. Шулай итеп, якын арада республикада заманча таләпләргә җавап бирүче 14 ресурс үзәге барлыкка киләчәк. Хәзер техник белгечләр бик кирәк, зәйлеләрне ресурс үзәге ачылу белән котлыйм", - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов ТР Премьер-министры урынбасары - республика мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, "Сетевая компания" ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев һәм " Генерирующая компания" ААҖ генераль директоры Рәузил Хаҗиев озатуында энергетика полигонын һәм анда куелган яңа җиһазларны карады.

Зәй политехника көллияте бинасында заманча лабораторияләр һәм уку сыйныфлары ремонттан соң пәйда булды. Республика бюджетыннан 61,3 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Зәй политехника көллияте базасында энергетика өлкәсендә ресурс үзәге ачылышы белән яшьләр ихтыяҗ булган һөнәрләр буенча белем алачак һәм "Агросила Групп" ЯАҖ, «Зәй шикәре» ААҖ, «Сетевая компания» ААҖ, «Генерирующая компания» ААҖ филиалы – Зәй ГРЭС һәм «ТатЭК» ҖЧҖ кебек предприятиеләргә эшкә урнаша алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International