Рөстәм Миңнеханов: Зәй районының күп предприятиеләрендә производство модернизацияләнә һәм ул үрнәк булырлык

2015 елның 31 августы, дүшәмбе

Зәй районы - Татарстан Республикасы икътисады өчен җитди төбәк, ул Кама сәнәгать кластерында урнашкан, һәм бүген без икътисадта яңа алымнар, яңа индустриаль мәйданчыклар һәм яңа предприятиеләр төзү турында сөйлибез. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Зәй муниципаль районы активы белән очрашуда белдерде. 

Чара Рөстәм Миңнехановның Зәй муниципаль районына эш сәфәре кысаларында "Ялта-Зәй" спорт үзәгенең актлар залында үтте. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, бүген Зәй районының күп предприятиеләрендә производство модернизацияләнә һәм үрнәк булырлык производстволар бар, әйтик, Зәй шикәр заводы. 

Зәй районындагы "Заман" сәнәгать паркы - район тарихында яңа бит, биредә авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү буенча дүрт эре завод булачак, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. 

Район администрациясе вәкилләре районда башкарылган эшләр турында хәбәр иттеләр, шулай ук проблемалы мәсьәләләр турында һәм Зәй районының алга таба үсеше турында да сүз барды, икътисадының "үсеш нокталары" билгеләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International