Рөстәм Миңнеханов Зәйдә «Заман» сәнәгать паркы төзелеше нигезенә капсула салды

2015 елның 31 августы, дүшәмбе

Бүген Зәйдә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында «Заман» сәнәгать паркы территориясендә авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү предприятиеләре комплексын төзү нигезенә тантаналы рәвештә капсула салынды, анда, төзелешне башлауга багышлап, киләчәк буыннарга аталган хат та бар иде.

«Бүген без монда кулланылучы технологик процесслар белән таныштык һәм монда кулланылучы алымнарны күрдек – бу заманча,- дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.- Күп эш башкарылган, тагын да күп эш башкарасы бар әле. Яңа проект кысаларында дүрт заманча предприятие төзеләчәк, зәйлеләрнең моңа көче җитә. «Заман» сәнәгать паркын төзүдә уңышлар сезгә!»

«Заман» сәнәгать паркы мәйданы 27,5 га, анда беренче этапта түбәндәге предприятиеләрне төзү карала. Елына 180 мең тонна сөт җитештерә торган сөт заводы (планлаштырыла торган хезмәткәрләр саны - 63 кеше, көтелүче табыш - 350 млн. сум); 120 мең тонна ашлык эшкәртүгә һәм 150 мең тонна ашлык саклауга исәпләнгән элеватор (16 хезмәткәр, көтелүче табыш - 30 млн. сум); тәүлегенә 130 тонна көнбагыш һәм рапс мае җитештерүче завод (31 кеше, көтелүче табыш - 140 млн. сум); елына 8 мең баш терлек чалу цехы (19 кеше, көтелүче табыш - 90 млн. сум).

Проектның инвесторлары, төп чыгарылучы продукция төрләре билгеләнгән, булачак продукциягә ихтыяҗ өйрәнелә, җайланмалар китерү графигы килештерелгән, генераль план, резидентларны урнаштыру схемасы эшләнгән, сәнәгать паркы инфраструктураларын финанслауның төп чыганаклары билгеләнгән.

Федераль бюджеттан 200 млн. сум күләмендә субсидияләр җәлеп итү карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International