Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт энергетика университетының яңа тулай торагында булды

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт энергетика университетының яңа тулай торагында булды. 

19 катлы бина төзелеше Казанның Яруллин урамында 2013 елның сентяберендә башланган иде, бүген объект төзелеше тәмамланды. 

Тулай торак алдында Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаурчы һәм аны озата йөрүче затларны КДЭУ студентлары каршы алды. 

Тулай торак холлындагы экранда объект төзелешенең этаплары чагылдырылган. Яңа тулай торак 560 кешегә исәпләнгән, блок-фатирлар саны - 110, шул исәптән ике бер бүлмәле, 74 ике бүлмәле һәм 34 өч бүлмәле фатир. Бинада ике лифт бар. 

Рөстәм Миңнеханов студентлар бүлмәләрен, аш бүлмәләрен, холларны һәм башка бүлмәләрне карады. ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручыны Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдуард Абдуллаҗанов озата йөрде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International