Бүген Казанның Яңа Савиново районында республикадагы иң зур мәктәп ачылды. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премье-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
179 нчы мәктәп Бондаренко-Әпсәләмов урамнары киселешендә урнашкан, бүген анда халык иң тыгыз яши торган урын. Мәктәп 1375 укучыга исәпләнгән. Башлангыч сыйныфлар аерым блокта урнашачак: анда уку һәм йокы бүлмәләре, китапханә, ял итү бүлмәсе бар. Урта һәм өлкән сыйныфлар блоклары бинаның бүтән өлешендә. Моннан тыш, укучылар өчен лекция аудиториясе дә бар, анда югары уку йортлары мөгаллимнәре дәресләр алып барачак. Мәктәпнең үзәк өлешендә спорт һәм актлар заллары, хореография бүлмәсе, 25 метрлы бассейн, тир, киностудия урнашкан.
Рөстәм Миңнеханов укучыларны һәм укытучыларны белем көне белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, инженер хәл ителешләре буенча бу мәктәпнең республикада тиңе юк. «Бүген бу Татарстанда бөтен заманча стандартларга туры килә торган иң зур мәктәп. Без ата-аналар өчен иң мөһиме – балаларының белеме икәнне аңлыйбыз. Бу мәктәптә укучылар мөмкин кадәр күп күнекмәләр һәм конкурент өстенлекләр алырлар, алар киләчәктә югары нәтиҗәләргә китерер дип ышанам», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Россия һәм Татарстан дәүләт гимннары яңгыраганнан соң, Рөстәм Миңнеханов яңа мәктәптә беренче кыңгырау бирде. Аннары Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы һәм башка мәртәбәле кунакларга мәктәп буйлап экскурсия уздырдылар. Иң башлап Рөстәм Миңнеханов мәктәп ашханәсенә юнәлде. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы диварларның ачык буяуларын уңай бәяләде. «Киләчәктә дә бу концепциягә иярергә кирәк. Мәктәп, балалар бакчалары һәм сырхауханәләр кебек объектлар үзләренең соры диварлары белән кешеләрне куркытмаска тиеш. Төсләр матур, ачык булырга тиеш. Бу мәсьәләләрне киләчәктә дә проектлау стадиясендә үк истә тотарга кирәк», - дип сүзен йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.
Холларның берсендә Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов Рөстәм Миңнехановка мәктәптә медицина дисциплиналарын юнәлешле өйрәнү турында сөйләде. Бу уку елында КДМУ беренче «медицина» 8 нче сыйныфын җыя. Соңыннан аның укучылары югары уку йортына кергәндә өстенлеккә ия булачак. Шундый ук махсуслаштырылган сыйныфларны мәктәп җитәкчелеге КНИТУ-КАИ һәм КФУ химфагы белән бергәләп ачарга җыена.
Аннары Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы спорт залын, бассейнны, шулай ук стадионны карап чыкты.