Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Идел буе федераль округының Татарстан кадетлар корпусында (Түбән Кама) Белем көнен бәйрәм итүдә катнашты.
РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Сухов, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР хәрби комиссары Сергей Погодин, ТРның Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин Белем көненең дәрәҗәле кунаклары булдылар.
1 сентябрьгә Татарстан кадетлар корпусында 25 метрлы бассейн белән заманча физкультура-сәламәтләндерү комплексы барлыкка килде. Бу яңа спорт объекты өчен Алексей Сухов Татарстан Республикасы җитәкчелегенә һәм Россия Федерациясе Оборона министрлыгына рәхмәт белдерде.
Кадетларны Белем көне белән Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков котлады. Ул уку йортын Татарстанда иң яхшыларның берсе дип атады, кадетлар корпусына конкурс- бер урынга 25тән артык кеше булуын билгеләде.
ТР Хөкүмәте башлыгы кадетлар копусына икенче тапкыр килүен хәбәр итте. " Төзүчеләрнең бик кыска вакыт эчендә узган елның беренче сентябренә төп корпусны, быелгы уку елына бассейн һәм спорт комплексын төзеп җиткерүләренә сокландым”, - диде ул.
Үз чиратында, Айдар Метшин, бу зур спорт объектын булдыру "КаДетство" дәүләт проекты һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, шулай ук Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән мөмкин булды, дип искә төшерде.
Татарстан кадетлар корпусы директоры Айгөл Таипова хыялы белән уртаклашты - балаларга заманча урам спорт мәйданчыклары җитми.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.