Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Түбән Камада яңа балалар бакчасы ачуда катнашты
2015 елның 1 сентябре, сишәмбе
Бүген Түбән Кама шәһәрендә “Сөенеч” исемле 94нче балалар бакчасы ачылды. Бу вакыйга белән яшь түбәнкамалыларны котларга РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Сухов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин килде.
Яңа мәктәпкәчә учреждение балалар бакчалары төзү буенча республика программасы кысаларында төзелгән.
“Ел саен президент программасы кысаларында без Татарстан территориясендә 50 дән артык яңа балалар бакчасы төзибез. Быел 75 төзелгән. Бу катлаулы, әмма мөһим бурыч, без аны гамәлгә ашырырга тиеш”, - диде Илдар Халиков, кунакларны сәламләп.
Яңа балалар бакчасы һәм белем көне белән кунакларны шулай ук Алексей Сухов котлады. Ул балаларның сәламәт һәм бәхетле булып үсүләре, яхшы шартларда тәрбияләнүләре мөһим, дип ассызыклады.
“260 тан артык бала бу яңа бакчага йөриячәк. Безнең шәһәребез, республикабыз үсә, балалар күп туа – бу бик яхшы, иртәгәге көнгә ышаныч бар. Мин чын күңелемнән бу матур бәйрәм белән котлыйм! Безнең балаларыбыз монда сәламәт һәм бәхетле булып үссеннәр”, - дип билгеләде Айдар Метшин.
“Сөенеч” балалар бакчасы коллективына ТР Хөкүмәтеннән 100 меңгә сертификат тапшырылды.
ТР Түбән Кама муниципаль районының рәсми сайты материаллары буенча.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.