Рөстәм Миңнеханов Иннополиста 225 урынлык балалар бакчасы ачты

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Иннополис шәһәрендә 225 урынлык беренче балалар бакчасы ачты. 

Аны ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм элемтә министры Энгель Фәттахов, Иннополис шәһәре мэры Егор Иванов, "Иннополис" университеты директоры Дмитрий Кондратьев һәм башкалар озата йөрде. 

Егор Иванов билгеләгәнчә, бүген Иннополиста көн саен 800 кеше була: 250се биредә эшли, ә 500дән артыгы шулай ук биредә яши дә. Иннополис мэры сүзләренчә, һәзерге вакытта шәһәрдә 100гә якын бала яши. 

Балалар бакчасы ачылуга багышланган тантаналы линейкада Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, шәһәр үсешенә яңа юллар һәм торак кына түгел, ә социаль инфраструктура объектлары да кирәк. 

"Балалар бакчасы, мәктәп һәм университет - яңа шәһәрнең иң әһәмиятле учреждениеләре. Әлеге мәгариф оешмалары бөтен таләпләргә туры киләләр. Кешеләр бирегә балалары иң яхшы белем алсын дигән максат белән килергә тиешләр", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. 

Аныд сүзләренчә, педагоглар урыннарына Алабугадагы халыкара мәктәптә үзләрен уңай яктан күрсәткән белгечләрне чакырганнар. 

Тантаналы чарадан соң Рөстәм Миңнеханов балалар бакчасы бүлмәләрен карады. Аерым алганда ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы балаларның дәресләре ничек үтүен карады һәм йокы, уен бүлмәләренең җиһазланышы белән танышты. 

1 сентябрь көнне "Иннополис" университеты нигезендәге халыкара мәктәп эшен башлады. Анда 31 укучы белем ала. Ел ахырына кадәр алар саны икеләтә артыр дип планлаштырыла. 

Шулай ук бүген хәбәр ителгәнчә, тиздән Иннополиста өстәмә мәктәп ачылачак, анда 450 бала белем ала алачак. Шулай ук икенче балалар бакчасы, медицина үзәге һәм башкалар ачылыр дип көтелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International