Бүген Казанга эш сәфәре белән Башкортостан Республикасы Башлыгы Рөстәм Хәмитов килде.
«Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, башка рәсми затлар каршы алды.
Искәртәбез, Рөстәм Хәмитов эш сәфәренең төп максаты – Татарстан нефть-газ химиясе форумында (2015 елның 2-4 сентябре), шулай ук «Нефть. Газ. Нефть химиясе» 22 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсендә катнашу.