Татарстан Республикасы Президентын сайлауларда алдан тавыш бирү башланды

2015 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль хакимият органнары депутатларын алдан сайлау башланды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин хәбәр итте. Ялга, командировкага китүчеләр, уку, эшләү яки башка сәбәпләр аркасында бердәм сайлау көнне тавыш бирергә бара алмаучылар территориаль сайлау участокларына 8 сентябрьгә кадәр барып, алдан сайлау хокукына ия. 9-12 сентябрь көннәрендә исә мондый мөмкинлек участок сайлау комиссияләрендә булдырылачак. Сайлаучылар 16.00дән 20.00 гә кадәр, ял көннәрендә исә 8.00 дән 16.00 гә кадәр алдан тавыш бирә алачак.

Участок сайлау комиссияләре инде бүгеннән үк эшли башлаган. Алар сайлаучыларның исемлекләрен тәгаенләү белән мәшгуль. ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин сүзләренчә, бу бик мөһим процесс. Сайлаучыларның һәркайсына чакыру җибәреләчәк һәм участок сайлау комиссияләренә килеп, үзләре хакында мәгълүматның дөрес булуын тикшерү соралачак.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова хәбәр иткәнчә, алдан тавыш бирү өчен моның сәбәбен күрсәтеп, бары гариза язу гына кирәк. Гариза комиссия трафыннан тәүлек эчендә карала, моның өчен башка документлар таләп ителми.

13 сентябрьдә, ягъни бердәм сайлау көнне сайлау участоклары 7.00 дән 20.00 гә кадәр эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International