Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков медицина фәннәре докторы Федор Севрюков белән очрашты
2015 елның 2 сентябре, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген медицина фәннәре докторы Федор Севрюков белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм башкалар катнашты.
Илдар Халиков һәм Федор Севрюков Идел буе федераль округында һәм Татарстан Республикасында үзебез илнең сәламәтлек саклау үсеше, медицина өлкәсендә заманча технологияләрне куллану мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
ТР Хөкүмәте башлыгы билгеләгәнчә, бүген республикада югары дәрәҗәдәге медицина үзәкләре бар, болар - Казанның 7нче хастаханәсе, Республика клиник хастаханәсе һәм төбәкнең башка шәһәрләрендәге клиникалар. Ул шулай ук авылда гражданнарга медицина хезмәте күрсәтүне яхшырту өчен республикада фельдшер-акушерлык пунктлары төзелү турында сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.