Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанда 7 нче шәһәр хастаханәсе җирлегендә Эндоурология үзәге ачылды
2015 елның 2 сентябре, чәршәмбе
Казанда 7 нче шәһәр хастаханәсе җирлегендә Эндоурология үзәге ачылды. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков заманча операцияләр ясау мөмкинлеге биргән яңа җиһазны карады. Аны ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һ.б. озатып йөрде.
Хастаханәнең урология бүлеге мөдире һәм үзәк җитәкчесе Владимир Перчаткин сүзләренә караганда, эндоскопик урология – перспективалы юнәлеш. "Без Түбән Новгородтан профессор Федор Севрюков җитәкчелегендә мәни бизе аденомасын дәвалау белән бәйле мәсьәләләрне хәл итә башладык. Япониянең яңа җиһазларында берничә операция үткәрелде инде", - дип сөйләде В.Перчаткин.
Мәни бизе аденомасы проблемасы актуаль, шуңа күрә аны хәл итүгә аерым игътибар бирелә. Аденоманы дәвалауның заманча эндоскопик ысуллар куллану операциядән соңгы авыруларны киметү, операциядән соңгы чорны, вакытлыча эшкә яраклы булмау вакытын кыскарту, оператив дәвалау чыгымнарын киметү мөмкинлеге бирә.
Владимир Перчаткин биредә бүлекнең 20 урынга исәпләнгәнлеге, пациентлар кабул ителүе һәм ашыгыч ярдәм күрсәтелүе турында сөйләде.
ТР Премьер-министры кабул итү-диагностика бүлегендә, операция блогында, анестезиология һәм реанимация бүлекләрендә булды, шулай ук операциядән соң тернәкләнеп килүче пациентлар белән аралашты.
Бу үзәкне ачу идеясе ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов тарафыннан да хупланган булуы билгеле. "Хастаханә дөньякүләм стандартларга туры килә. Мин Европада һәм Америкада күп клиникаларда булам, кайбер позицияләр буенча Казан хастаханәсе яхшырак та. Бу үзәкнең Россиядә, Татарстанда булуы бик яхшы. Барысы да югары дәрәҗәдә: җиһазлар, технология, медицина ярдәме", - дип билгеләп үтте Түбән Новгород тимер юл хастаханәсе урология үзәге мөдире, профессор Федор Севрюков.
“Татар-Информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз