Татарстан һәм Башкортостан предприятиеләре активрак хезмәттәшлек итәргә тиеш. Бүген бу хакта журналисталар белән очрашу барышында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Моннан алда Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортостан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Татарстан нефть-газ химиясе форумы -2015 кысаларында узучы «Республика химиясе һәм республика җитештерүче нефть химиясе продукциясен капиталь төзелештә файдалануны киңәйтү» темасына түгәрәк өстәл утырышында катнашканнар иде. Утырыш эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, Татарстан Республикасы фән үзәкләре һәм югары уку йортлары вәкилләре дә катнашты.
Утырышта катнашучылар Татарстан Республикасы нефть-газ химиясе предприятиеләре чыгаручы төзелеш билгеләнешендәге химия һәм нефть химиясе продукциясе торышы һәм аны үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.
Татарстан һәм Башкортостан барлык өлкәләрдә тыгыз элемтәдә торырга тиеш. Бүген Башкортостан Республикасы Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Татарстан нефть һәм газ химиясе форумы чараларында катнашканнан соң, журналистлар белән аралашканда шулай дип ассызыклады.
“Безгә теге яки бу предприятиенең нәрсә җитештерүе турында теоретик фикерләүләр кирәкми, безгә базарлар, сату, тармакларыбызның мөмкинлекләрен көчәйтү кирәк. Республикаларыбыз барлык юнәлешләр буенча активрак һәм тыгызрык багланышта торырга тиеш. Бу яңа материаллар эшләү, аларны куллану, производствоны киңәйтүгә кагыла”, - дип белдерде Рөстәм Хәмитов. Ул бүгенге көндә Татарстан һәм Башкортостан предприятиеләренең, галимнәрнең аерым-аерым эшләп, элемтәдә тормавына борчылуын җиткерде. “Үзара багланыш юк. Тикшеренүләрнең нәтиҗәләре белән базарны икеләтә арттырып булыр иде. Татарстан һәм Башкортостан икесе базарны ике тапкыр арттыра алыр иде. Моннан тыш, ике республика Идел буе, Урал федераль округларында уртак продукциясен тәкъдим итә алыр иде”, - дип ассызыклады Рөстәм Хәмитов.
Ул биредә – Татарстан нефть һәм газ химиясе форумында Башкортостан делегациясе вәкилләренең ике төбәкнең берләшеп эшләвенә нигез булырдай юнәлешләрне абайлап алуын билгеләп үтте. Аның фикеренчә, Татарстан һәм Башкортостанның уртак нефть һәм газ химиясе кластерын булдырырга кирәк. Бу җәһәттән Рөстәм Миңнеханов: “Алга таба үсеш, күпкә тыгызрак интеграция булырга тиеш. Нефть химиясе проектлары, нефть химиясе чималын куллану буенча эшләячәкбез. Хәзер уртак эшче төркем булдырабыз. Без – ике эре төбәкнең эшләнмәләре киләчәктә ил күләмендә тәҗрибә алырлык булачак”, - дип белдерде.
Рөстәм Миңнеханов төрле тармакларда, аерым алганда, төзелеш өлкәсендә стандартларны бергәләп эшләүне гамәлгә ашырырга тәкъдим итте. Рөстәм Хәмитов аның фикерен җөпләп, ике төбәк өчен уртак стандарт эшләү заруриятенә басым ясады. Аның фикеренчә, бу гамәлгә аша калса, базар икеләтә арта дигән сүз. “Бу бөтенләй башка масштаб булачак”, - диде ул.