Предприятие коллективын котлап, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, яңа производствоны эшләтеп җибәрү Төркия партнерлары белән хезмәттәшлекнең яңа дәрәҗәсенә чыгарга мөмкинлек бирәчәк. "Без Төркиядә "Колуман" компаниясенең 50 еллык юбилее кысаларында булып кайттык һәм бүген Чаллыда аларны тантаналы чарада сәламлибез".
Мостафа Колуман, үз чиратында, Төркия белән Татарстанның алга таба да хезмәттәшлек итүенә өметен белдерде.
Шуннан Рөстәм Миңнеханов итне тирән эшкәртү һәм колбаса җитештерү предприятиесенең төзелеше һәм реконструкция эшләре барышы белән танышты. "Камский" АСК җитештерү куәте буенча Россиядә иң эреләрнең берсе булачак. Проектны гамәлгә ашыруда кирәкле финанслау күләме - 3,2 млрд. сум. Проектны гамәлгә ашыруны 2017 елда 4 этапта тәмамларга ниятлиләр. Производствоның куәте - тәүлегенә 130 тонна ит продукциясе.
Хезмәткәрләр саны 2015 елда 250 кеше, ә 2016 елда 500 кеше булыр дип исәпләнә.