Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ТРда өлешле төзелеш мәсьәләләре буенча чираттагы киңәшмә уздырды.
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин киңәшмәдә катнашучыларга бу өлкәдәге төп проблемалар турында сөйләделәр.
«Фон» ДКна (24 проблемалы торак йорт) һәм «Фирма «Свей» ҖЧҖкә (4) аерым игътибар бирелде.
«Фон» ДК Чаллы шәһәренең Яшьлек микрорайонында төзүче 5 йортта эшләр тәмамланып килә, 65/04 нче йорт һәм 65/10 йортның 2 нче блогын файдалануга тапшыру өчен рәсмиләштерү процессы бара.
Казанда 19 йорттан «ФОН» ДК төзелеш алып баручылары тиешенчә эшләгән очракта төгәлләнергә һәм 3 йорт файдалануга тапшырылырга мөмкин, шулардан: Молодежный ТКда 4 нче йорт, Симфония ТКда 2 нче йорт (5 нче позиция), «Солнечный» ТКдагы йорт секциясенең өч блогы (2-4).
«Фирма «Свей» ҖЧҖ («МагСтрой» ҖЧҖ) Казанда 4 йорт төзелешен тәмамламаган әле. Бары тик З.Космодемьянская\Бехтерев урамындагы торак йортта гына эшләр тәмамланып килә (челтәрләр һәм җылылык белән тәэмин итү мәсьәләләреннән тыш). 68 нче кварталда ике йорт төгәлләнү стадиясендә. Достоевский ур., 57 торак йорты төзелеш стадиясендә, ел азагына кадәр эшләр тәмамланырга тиеш.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Казанда һәм Чаллыда өлеш кертеп төзелеш алып баручылар ситуациясен ул шәхсән тикшереп торачак һәм ул беренче вице-премьерга Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрына йортларны файдалануга тапшыру срокларының һичшиксез үтәлүен һәм бу объектларга бәйле мәсьәләләрнең оператив хәл ителүен йөкләде.
Киңәшмәдә катнашучылар карары буенча Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков «Фон» ДК һәм «Фирма «Свей» ҖЧҖ төзелеш компанияләренең өлеш кертеп төзелеш алып баручылар ситуациясен контрольгә алды.