Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан тәбрик итте

2015 елның 5 сентябре, шимбә
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н. Миңнеханов татарстанлыларны Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән тәбрик итте. 
«Хөрмәтле нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре!
Мөхтәрәм ветераннар!
Татарстан Республикасы исеменнән һәм шәхсән үзем сезне һөнәри бәйрәмегез – Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән чын йөрәктән тәбрик итәм.
Эшегез – шактый кыен, җаваплы һәм фидакарь хезмәт, илебез халкы аңа олы хөрмәт белән карый. Көн саен сезнең һәрберегез икътисади үсешкә, Россия Федерациясенең энергетик куркынычсызлыгын һәм иҗтимагый иминлеген тәэмин итүгә бәяләп бетергесез зур өлеш кертә.
Татарстан Республикасында нефть һәм газ сәнәгате инде 70 елдан артык төп бюджет булдыручы, югары технологияле һәм тиз үсүче тармакларның берсе. Җитештерү өлкәсенең катлаулы мәсьәләләрен уңышлы рәвештә чишеп, әлеге тармакбелгечләре республиканың өстен булган иҗтимагый-икътисади программаларын тормышка ашыруга бик зур өлеш кертәләр.
Быел Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән беррәттән без «Лениногорскнефть» НГЧИсе барлыкка килүнең 70-еллыгын, Лениногорск шәһәренең һәм «Газпром трансгаз Казан» җәмгыятенең 60-еллыгын да бәйрәм итәбез. Без Татарстан нефть һәм газ сәнәгатенең оешу тарихын һәрчак истә тотабыз һәм республикабызның тотрыклы иҗтимагый-икътисади үсеше нигезен салган мөхтәрәм ветераннарыбызга рәхмәт сүзләрен юллыйбыз. Сез керткән һөнәри осталык, җаваплылык, сайлаган һөнәргә тугрылык традицияләрен хәзерге буын белгечләре саклый һәм үстерә.
Үткән еллардагыча нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен югары нәтиҗәләргә ирешеп, алдагы үсеш программаларын уңышлы тормышка ашырып каршы ала. Җитештерү эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген, чимал базасын киләчәктә дә үстерү буенча куелган бурычлар уңышлы үтәлер дип ышанам.
Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләренә һәм ветераннарына югары казанышлары өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм, нык исәнлек, иминлек һәм Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы хакына хезмәт уңышлары телим.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н. Миңнеханов».
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International