2015 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Хезмәт дәүләт инспекциясе тарафыннан 830 тикшерү уздырылган. Хезмәт кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен барлыгы 17 млн. 305 мең сумлык 497 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган традицион республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Герман Елянюшкин да катнашты.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2015 елда күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт программасы буенча эшләр барлык 999 объектта да тәмамланган. Әлеге моментка комиссия кабул ителгән кисәтүләрне төзәтү һәм йортларны эксплуатациягә тапшыруга әзерлек эше алып барыла. ДТИ тарафыннан тапшырылган мәгълүмат буенча кайбер районнарда акчалар экономияләнгән. 2015 ел программасын ябу өчен төзәтмә кертергә кирәк, диде Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры.
Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, 118 мәктәптә (119 мәктәптән) капремонт тулы күләмдә төгәлләнгән һәм уку процессы башланган. Моннан тыш, барлык 7 коррекцион мәктәптә эшләр азагына якынлаша.
Нотыкчы Татарстан Республикасы Газлаштыру фонды программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләсенә тукталды. Бүген 4 программаның 3се гамәлгә ашырылган, шулардан: авылларны су белән тәэмин итү, урамнарны яктыртуны торгызу, җылылык ситемасын индивидуаль казаннарга күчерү. Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, 2015 елда 295,22 км суүткәргеч челтәре уздырылыган, 35 артезиан скважина борауланган, 43 су җыю каланчасы урнаштырылган.
Министр сүзләренчә, Газлаштыру фонды тарафыннан 11 мең 702 яктырткыч (100%), 641 электр энергиясен исәпкә алу щиты (100%) урнаштырылган һәм 390 км электрүткәргеч (100%) монтажланган.
Җылылык ситемасын индивидуаль казаннарга күчерүгә килгәндә исә, 2015 елның 5 сентябренә җир асты газүткәргечләрен салу, газ щитларын урнаштыру, фасад газүткәргечләрен монтажлау, вентиляция каналларын һәм төтенлекләрне торгызу һәм ремонтлау эшләре тәмамланган. Барлык 3 мең 495 фатир җылылык ситемасын индивидуаль казаннарга күчерелгән. Фатирларга һәм газ плиталарына газ бирелгән, дип белдерде Ирек Фәйзуллин.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры җылылык бирү чорына әзерлек мәсьәләсенә аерым тукталды. Аның сүзләренчә, социаль-мәдәни объектларының 99,8%ы һәм коммуналь инфраструктура объектларының 97,2%ы кышка әзер.
Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе күрсәткечләренә караганда, 2015 елның 2 сентябренә «РТФ» аналитик системасына йортлар эчендәге үзәкләштерелгән җылылык системаларын юу һәм прессовкалау актлары кертелгән, 11 мең 62 күп фатирлы йорттан 11 мең 973дә, бу 92,4% тәшкил итә.
Барлык күп фатирлы торак фонды 31 муниципаль берәмлектә әзер. Казанда (87,8%), Чистай (87,8%) һәм Менделеевск (91,0%) районнарында да эшләр арттарак бара, диде Ирек Фәйзуллин.
Рөстәм Миңнеханов муниципалитетлар җитәкчеләрен җылылык бирү сезонына әзерлек буенча үз эшләрен активлаштырырга өндәде. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы искәрткәнчә, кичә Казанда һәм Чаллыда өлеш кертеп төзелеш алып бару мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырылган. Ул Казан һәм Чаллы җитәкчелеген проблемалы объектларга кагылышлы барлык мәсьәләләрне дә оператив хәл итәргә өндәде.