Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Герман Елянюшкин да катнашты.
Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, республикада бүген 3 млн. тоннага якын бөртекле ашлык суктырылган, уңыш – 21,3 ц/га. Урып-җыюны Әлки, Апас, Буа һәм Зәй районнары тәмамлап килә. Кайбыч, Нурлат һәм Әтнә районнарында берничә йөз гектар җыясы калган. Августтагы әйбәт көннәрдән Татарстан Республикасы Тәтеш, Спас һәм Биектау муниципаль районнары уңышлы файдаланды, диде министр. «Тамырда килеш 10% икмәк бар әле – 170 мең га. Тукай районында уңыш зур булса да, калган районнарда уңыш түбән һәм урып-җыю озакка сузылды: Яңа Чишмә (12,5 мең га), Чирмешән (9 мең га), Мөслим (10 мең га) районнары», - диде Марат Әхмәтов.
Хуҗалыклар арасында урып-җыюны тәмамлаганнар да бар икән. Марат Әхмәтов районнар җитәкчеләренә урып-җыюны тизләтү үтенече белән мөрәҗәгать итте.
Ул киңәшмәдә катнашучылар игътибарын начар һава шартлары аркасында сыйфатсыз орлык салынуга юнәлтте. Кайбер районнарда орлык бер мәртәбә дә сынауга бирелмәгән. Шулардан: Әгерҗе, Баулы, Буа, Чүпрәле һәм Татарстан Республикасының башка районнары.
Районнарның күбесе шикәр чөгендерен җыюга кереште, быел ул 58 мең га тәшкил итә. Татарстан Республикасының барлык шикәр заводлары уңышны кабул итә һәм эшкәртә башлады, диде Марат Әхмәтов. Бүгенгә якын яңа уңыш шикәр чөгендереннән 8 мең тоннага шикәр комы алынган инде.
Уҗым культуралары 520 мең гектарда чәчелгән – фаразның 80%ы. 130 мең га чәчеләсе калган, диде нотыкчы.
Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы берәмлекләре җитәкчеләрен автопаркның техник торышына игътибар итәргә өндәде. Министр сүзләренчә, кайбер хуҗалыкларда дистәләгән җимерек тракторлар һәм комбайннар эшсез тора.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, синоптиклар фаразларына караганда, республикада яңгырлы көннәр сакланачак. Ул артта калучы районнар җитәкчеләрен эш темпларын тизләтергә һәм якын көннәрдә урып-җыю кампаниясен төгәлләштерергә өндәде.