Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә «Шәмсенур» паркын ачу тантанасында катнашты.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районына эш сәфәре кыла, анда Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре көне кысаларында чаралар уза.
«Шәмсенур» паркында Рөстәм Миңнехановка Әлмәттә Парклар һәм скверлар елында яңа мәйданчыкларны тәкъдир иттеләр – «Яшьлек» паркы, Тукай паркы, Әминов паркы.
«Шәмсенур» паркы – Парклар һәм скверлар елында корылган Әлмәттәге яңа парк зоналарының беренчесе. Проектны гамәлгә ашыруга 70 млн. сум бүлеп бирелгән (өчтән икесе – республика бюджетыннан, өчтән бере – муниципаль бюджеттан).
«Шәмсенур» паркы, Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин сүзләренчә, элек ташландык чокыр булган, ярты елда аны тулысынча үзгәртеп корганнар. Эшләр башланганчы «Шәмсенур» чишмәсе буендагы территория ял итү өчен файдаланылмаган.
Хәзер «Шәмсенур» паркында җәяү йөрү һәм йөгерү өчен сукмаклар корылган, балалар өчен «яшел утраучык», «Солнышко» мәйданчыгы, йога дәресләре өчен зона, воркаут өчен мәйданчык, клумбалар һәм өстәл уеннары өчен ябык түбәле урыннар бар. Паркта 538 агач һәм куак утыртылган. Йөгерү юлларының озынлыгы – 1,8 км.
Рөстәм Миңнеханов парк мәйданчыкларын карап чыкты – бүген монда спорт мәктәбе укучылары дәресләре оештырылган. Искәртәбез, «Шәмсенур» паркыннан җәяү барып җитәрлек арада 51 мең кеше яши.
Тантанада Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин барысын да Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре көне белән котлады. Айрат Хәйруллин прак булдыруда үзләреннән өлеш керткән һәркемгә рәхмәт белдерде. Ул искәрткәнчә, парк Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән барлыкка килде, аның инициативасы буенча бу ел Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Әлмәттә генә быел гражданнар ялы өчен дүрт территория корылган, диде ул.
Үз чиратында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов шулай ук барысын да Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре көне белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, Әлмәттә Парклар һәм скверлар елында барлык шәһәр кешеләре өчен ял итү өчен уңай шартлар тудырыла. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, киләсе елда «Парклар һәм скверлар» программасы республикада дәвам итәчәк һәм ул, үсеш алып, «Парклар, скверлар һәм су саклау зоналары» дип аталачак.
Әлмәт – безнең нефть башкалабыз, диде Рөстәм Миңнеханов, һәм шәһәр кешеләрне җәлеп итүче урыннарның берсе булырга тиеш.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы искәрткәнчә, Әлмәттә нефтьчеләр катнашында 50 метрлы бассейн төзеләчәк.
Тантананы алып баручы мәртәбәле кунакларга «парк тормышына энергия өстәү өчен» сәхнәдәге велосипедларга утырырга һәм педальләрне әйләндерергә тәкъдим итте.
Аннары Рөстәм Миңнеханов прак территориясен йөреп чыкты, шундагы кешеләр белән аралашты.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручыны «Татнефть» ҖАҖ генераль директоры Наиль Маганов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөрде.