Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә яңа 50 метрлы «Мирас» йөзү бассейны нигезенә капсула салуда катнашты.
Бассейн Шевченко урамында салыначак, бу объект Әлмәткә республиканың көньяк-көнчыгышында су спорт төрләре үсеше үзәге булырга мөмкинлек бирер дип күзаллана.
Тантанада катнашучыларны сәламләп, Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин билгеләп үткәнчә, «Татнефть» компаниясе Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре көненә һәм Шәһәр көненә менә дигән бүләк ясый – яңа бассейн.
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында белдергәнчә, Әлмәт «Мастерс» категориясендә Су спорт төрләре дөнья чемпионатында яхшы команда белән катнашты. Ул, Әләмт йөзүчеләре киләчәктә республика җыелма командасында булырлар, дип өмет белдерде.
«Татарстан Республикасы һәм «Татнефть» ҖАҖ бергәләшеп йөзү комплексы булдырачаклар, ул бу шәһәрдә яшәүче кешеләргә хезмәт итәчәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
«Татнефть» ҖАҖ генераль директоры Наиль Маганов белдергәнчә, «Татнефть» компаниясе уңышлары – ул беренче чиратта «безнең кешеләр, мондагы хезмәт ияләре, һәм якында яшәүче һәм эштә ярдәм күрсәтүче кешеләр уңышлары».
Мәртәбәле кунаклар бассейн нигезенә, космоста булган су тутырылган герметик капсула салдылар, анда шулай ук киләчәк буыннарга хат та бар. «Хыялыгызны тормышка ашыруда кыю булыгыз», - дип язылган иде бу хатта.
Искәртәбез, «Мирас» комплекс шәһәрдәге беренче 50 метрлы бассейн булачак.