Илдар Халиков ТРның Алексеевск районында "Березка" балалар бакчасын ачуда катнашты
2015 елның 5 сентябре, шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Алексеевск районында "Березка" балалар бакчасын ачуда катнашты. Аны ТРның Алексеевск районы башлыгы Владимир Козонков озата йөрде.
Быел төзелүенә 50 ел тулган балалар бакчасы капиталь төзекләндерелгән. "Березка" балалар бакчасын капиталь ремонтлау буенча республика президент программасына кертелгән булган. Әлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен төзекләндерүгә 5 миллион сумнан артык акча тотылган.
Район башлыгы сыйфатлы һәм вакытында башкарылган эш өчен төзүчеләргә, республика җитәкчеләренә, «Алексеевскдорстрой» хезмәткәрләренә, шулай ук балалар бакчасын яңа уку елына әзерләүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде.
Илдар Халиков балалар бакчасы мөдиренә 100 мең сумга сертификат тапшырды һәм республика лидеры Рөстәм Миңнехановның, катлаулы икътисади вазгыятькә карамастан, 2016 елда да барлык республика программаларын саклап калу турында карар итүен әйтте.
Аннары Премьер-министр спорт мәйданчыгында булды, баскетбол һәм футбол уйнарга килгән яшь спортчылар белән аралашты.
Соңыннан Илдар Халиков Алексеевск халкына, район башлыгы Владимир Козонковка үз җирләрендә башкарган зур эшләре өчен рәхмәт белдерде, дип хәбәр итә районның "Заря" газетасы.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.